news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда мәгариф өлкәсендә коррупцион юнәлештәге 148 җинаять ачыкланган – мисаллар

Ринат Акчурин, белем бирү оешмаларында вазифаи затларның законсыз акча җыюына бәйле рәвештә, гражданнардан күпсанлы шикаятьләр килүен билгеләп узды

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәгариф өлкәсендә коррупцион җинаятьләр барлык этапларда да ачыклана – башлангыч, урта һөнәри, югары белем бирү өлкәсендә дә шундый фактлар теркәлә. Быел 9 ай эчендә 148 факт теркәлгән. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин билгеләп узды.

“Белем бирү оешмаларында вазифаи затларның эшчәнлеге законга каршы килүе турында гражданнардан күпсанлы шикаятьләр килә, шул исәптән хуҗалык эшләре алып баруга, ремонт үткәрүгә акча җыю белән бәйле фактлар”, - диде Ринат Акчурин.

Сарман районы Петровский Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, үз вәкаләтләреннән читкә чыгып, җәйге практика чорында бакча участогында эшләүгә алмашка акча җыя. “Ул 500 сум китермичә, я эшләмичә торып, аттестат бирмәгән. Нәтиҗәдә, дәүләт мәнфәгатьләре, гражданнарның хокуклары бозылган. Суд хөкеме буенча ул 30 мең сум штрафка тартылган”. – диде Ринат Акчурин.

Түбән Кама районында балалар бакчасы мөдире, вазифаи вәкаләтләреннән файдаланып, баласын бакчага керткән өчен гражданиннан 3 мең сум акча таләп иткән. Тикшерү барышында моның бердәнбер очрак кына булмавы ачыкланган: 9 кешедән законсыз рәвештә барлыгы 32 мең сум акча җыйган. Суд карары нигезендә, учреждение җитәкчесе 50 мең сум күләмендә штрафка җәлеп ителгән.

Хәзерге вакытта Казан азык-төлек сәнәгате механик-технологик техникумы тулай торагы коммендатына карата җинаять эше судта карала. Аның 3 ел дәвамында 25 кешедән 4 млн сумнан артык акча җыеп ятканы ачыкланган. Ришвәтне ул бүлмәләр биргәне һәм хосусыйлаштыру юлы белән шәхси милеккә рәсмиләштерергә теләктәшлек күрсәткәне өчен алган. Җинаять кодексының 290 нчы маддәсенең 5 нче часте буенча җинаять эше судта тикшерелә.

Балык Бистәсе районы мәктәпләре котельныйларының 45 операторы “ялган” юл белән укытылган. Анда кадрларны яңадан әзерләү буенча “Нефтехим” институтында уйдырма өйрәтүләр, төп җиһаз белән имтиханнар тапшыру һәм ялган таныклыклар бирү эше оештырылган. Мондый “ялган белем” процессын оештырган өчен район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасарлары законсыз төстә 200 мең сум күләмендә акча алган.

“Югары уку йортларында сессия тапшыру чорында коррупция очраклары төп мәсьәлә булып кала. Быел февраль аенда Казан дәүләт энергетика университеты профессоры имтихан өчен ришвәт алган вакытта кулга алынды”, - диде Ринат Акчурин. Барлыгы 23 факт ачыкланган – профессор кесәсенә законсыз юл белән 135 мең сум акча салган. Фигурант ҖКның 290 маддәсе буенча хөкем ителгән.

Белем бирү учреждениесенә керү яки укымыйча гына оешманы тәмамлау турында документ алу белән бәйле коррупция очраклары бар. Берәү 2016 нчы елда гражданнардан 100 мең сумнан алып 280 мең сумга кадәр акча алган. Ул аны Казан дәүләт медицина университетына һәм Казан дәүләт төзелеш университетына керергә ярдәм итүче вазифаи затларга тапшыру өчен сораган. “291 нче маддәнең 5 нче часте буенча эш кузгатылды һәм судка тапшырылды”, - диде Акчурин.

Октябрь аенда элек хөкем ителгән зат югары белем бирү учреждениеләрендә элемтәләре бар дип ялганлап, бер кешедән 150 мең сум акча алган. Ул ТИСБИны тәмамлау турында диплом алырга вәгъдә иткән. Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче часте буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.

Лениногорск районында спорт мәктәбе директорларының берсе ришвәт алуда шикләнелеп кулга алынган. Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында, 2014 нче елның 1 ноябреннән 2016 нчы елның 31 августына кадәр, аның компьютер техникасына сервис хезмәте күрсәтү белән бәйле эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен шәхси эшмәкәрдән законсыз рәвештә 200 мең сумга якын акча алганы билгеле. Оперативниклар тентү барышында законсыз акчалар алу һәм сарыф итү буенча бухгалтерия документациясен йолып алган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе шикләнелүчегә мөнәсәбәттә РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәнең 5 нче часте (ришвәт алу) буенча җинаять эше ачкан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100