Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда лейкозлы терлек өч процентка кимегән
Әгәр сыерның канында лейкоз табылса, андый сөт кешегә ризыкка ярамый, ул утилизациягә озатыла һәм терлек 14 көн эчендә чалынырга тиеш.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанда лейкозлы терлек сигез проценттан артык булса, быел ул өч процентка кимрәк.
«Быел без лейкозны киметүгә көч юнәлттек. 14 ләп хуҗалык лейкоздан тулысынча арына. Төньяк зоналар инде бу яктан чиста. Алабугадагы бер хуҗалыкта соңгы чикләүне салдырдык. Хуҗалык җитәкчеләре аңлый: лейкоз табылган сөтне арзан бәядән бирергә туры килә, шуңа моңа җитди карыйлар», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов.
Ул республикада терлек баш саны 1 млн га якын булганын искәртте. «1 сентябрьдән Авыл хуҗалыгы министрлыгының лейкозга каршы көрәш буенча яңа фәрманы гамәлдә. Лейкозлы терлек табылса, көтү бүленә, аннан бер хайван да чалымнан башка бүтән җиргә китәргә тиеш түгел. Элек әле ветеринария кагыйдәләре мөмкинлек бирә иде, хәзер лейкозлы барлык терлек резервациягә каралган һәм чалымга китәргә тиеш», — диде белгеч.
Әгәр сыерның канында лейкоз табылса, андый сөт кешегә ризыкка ярамый, ул утилизациягә озатыла һәм терлек 14 көн эчендә чалынырга тиеш. Илдар Ногманов әйтүенчә, көзен тикшерү чаралары буенча, 1500 лейкозлы терлек ит комбинатына тапшырылган.
Ногманов сүзләренчә, лейкозлы сөтнең кешегә зыяны күчү турында төгәл мәгълүмат юк. Шулай да, сөтне шул килеш эчсәң, кешегә зыяны булырга мөмкин дип әйтүчеләр бар.
Ул лейкоз белән авырган сыерлар ике категориягә бүленгәнен әйтте. «Йогышлыларның сөте эшкәртүче сөт комбинатларына җибәрелә, вируслар юкка чыгарыла. Гематология, яки канына таралган очракта, ул сөт утильләштерелә, аннан продукция ясарга ярамый», — дип кисәтте Илдар Ногманов. Ул, шулай ук, сөт сатып алучылар сатучылардан сөткә ветеринария документын күрсәтүләрен сорый алганнарын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз