news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда коррупция юнәлешендәге 559 җинаять ачыкланган
Казанда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы утырышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда дәүләт хакимияте, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары хезмәте мәнфәгатьләренә каршы коррупция юнәлешендәге 559 җинаять ачыкланган. 41 муниципаль хезмәткәр, республика дәүләт хакимиятенең – 32, федераль дәүләт хакимияте органнарының 18 вәкиле коррупция җинаятьләре кылган өчен җаваплылыкка тартылган.
Бүген Казан Кремлендә узган коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы утырышында катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы законнарның үтәлеше һәм ТР дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы тору турындагы мәсьәлә хакында фикер алышты. Утырышны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Утырышны ачып, Юрий Камалтынов фикер алышына торган мәсьәләнең шактый актуаль булуын билгеләп үтте. “Дәүләт һәм муниципаль хезмәткә бәйле коррупция күренешләренә каршы тору тиешле дәрәҗәдә үткәрелергә тиеш. Барлык җинаятьләр дә юк кына нәрсәдән башлана. Законнарны үтәүдә дилбегәне аз гына бушату зур хокук бозуларга юл ача”, – диде Ю.Камалтынов.
ТР Прокуроры урынбасары, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы әгъзасы Газинур Галимов үз докладында хәбәр иткәнчә, агымдагы елда дәүләт һәм гражданлык хезмәте турындагы законнарны бозуның 84 очрагы ачыкланган, шуларның 21 е – республика министрлыклары һәм ведомстволарында. Республика муниципаль берәмлекләрендә прокурорлар иң күбе Әлмәт, Зәй һәм Чүпрәле районнарында дәүләт һәм гражданлык хезмәте турындагы хокук бозу очракларын ачыклаган.
Үткәрелгән тикшерүләр муниципаль хезмәт турындагы законнарны бозу очракларының саны арту хакында сөйли. Барлыгы 1,5 мең хокук бозу очрагы ачыкланган. Моңа хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматлары турындагы законнарны, квалификация таләпләрен бозу һәм башкалар керә. Әлеге фактлар буенча прокурорлар тарафыннан 543 язма гариза бирелгән, судларга 76 дәгъва гаризасы тапшырылган. Шулай ук муниципаль милекне законсыз төстә тапшыру фактлары да ачыкланган. Барлыгы 36 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, хокук бозу очракларының күбесе Актаныш, Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Югары Ослан һәм башка районнарга туры килә.
Утырышка ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров нәтиҗә ясады. Ул ассызыклап үткәнчә, коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Кадрлар белән эшне тиешле дәрәҗәдә үткәрү зарур. Агымдагы елда муниципаль берәмлекләрдә күп кенә хокук бозу очраклары ачыкланды, дип ассызыклады ул.
Утырышта катнашучылар республика югары уку йортларында коррупциягә каршы торуны оештыруга бәйле республика советы карарларының үтәлеше турындагы мәсьәләне дә кузгатты. 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелгән чаралар хакында да фикер алышынды һәм 2010 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы эшенең планы билгеләнде.
Совет әгъзалары федераль дәрәҗәдә “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән кайбер норматив хокукый актлар кабул ителүен билгеләп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2