news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда известь кертелә торган кырлар ике тапкыр диярлек арткан

Республика аграрийлары кырларга известь кертү буенча Россиядә алдынгы урынга чыккан.

Быел Татарстанда известь кертелә торган кырлар ике тапкыр диярлек арткан
Владимир Васильев

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Татарстанда известь кертелә торган кырлар былтыр белән чагыштырганда ике тапкыр дирлек арткан. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Нурлат районында «Сөләйманов» фермер хуҗалыгында узган семинарда шул хакта әйтте.

«Көзге һәм язгы культуралар сөендерә. Безнең максат — барлык агротехник чараларны башкарып, мул уңыш алу. Культураларны чәчү — бер эш, үстерү — икенче эш. Әче туфракка известь кертү, эремә үзәкләрен куллану — һәркайсы авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруда мөһим роль уйный. Былтыр 50 мең гектар җиргә известь кертелде, быел 80 мең гектарга кертү каралган», — диде министр.

Министр известь кертү эшләренә 90 процентлык субсидия булуын әйтте. 2019 елда известь кертү буенча Татарстан алдынгы урынга чыккан.

«Сөләйманов Ә. И» хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов эремә үзәкләре турында сөйләде. «Эремә үзәгендә бер гектарга 10 кг исәбеннән карбамид эретелә һәм шунда гербицид һәм фунгицид һәм үсемлекләрне саклаучы матдәләр кушыла. Кырга әзер ашлама чыга», — диде җитәкче.

Известь кертү белән шөгыльләнүче «Нур-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Миңсәлим Нуруллин үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

«Җир әче булса, мул уңыш алып булмый. Шуңа известь кертәбез, ул тамыр системасын яхшырта. Известьне кертү алдыннан җирнең әчелек дәрәҗәсен билгеләргә кирәк, Бер гектарга ничә тонна известь кертү җирнең ачылыгыннан тора. Бездә күп мәйданнарга известь кертәргә кирәк.», — ди ул.



Галерея: Нурлат районында узган агросеминар
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100