news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда ипотека кредитлары саны 32,8 процентка арткан

Республикада гыйнвардан августка кадәр 87,4 мең ипотека килешүе төзелгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 2018 елның сигез аенда ипотека кредитлары саны, 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, 32,8 процентка арткан. Республикада гыйнвардан августка кадәр 87,4 мең ипотека килешүе төзелгән. Әлеге мәгълүматлар Росреестрның төбәк идарәсе сайтында чыкты.

Әйтик, җәйнең соңгы аенда гына да идарә тарафыннан 11,4 меңгә якын ипотека килешүе рәсмиләштерелгән, шуларның 5,8 меңнән артыгы – Татарстан башкаласында.

Татарстанда, шулай ук, өлешләп йорт төзүдә катнашуга бәйле килешүләр саны да 25 процентка артып, 12,1 меңгә җиткән. Узган елда әлеге күрсәткеч 9,7 меңне тәшкил иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot