news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда инвалидларның 35 процентын эш белән тәэмин итү бурычы куелган

Республикада өстәмә рәвештә физик мөмкинлекләре чикләнгән 4,6 мең кеше эшкә урнаштырылачак.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстанда инвалидларның 35 процентын эш белән тәэмин итү бурычы куелган. Республикада өстәмә рәвештә физик мөмкинлекләре чикләнгән 4,6 мең кеше эшкә урнаштырылачак. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова министрлыкта узган коллегиядә шул хакта хәбәр итте.

«Узган елда инвалидларның мәшгульлеге өчен тиешле шартлар тудыру буенча сизелерлек эш башкарылды, районнар буенча бүлеп, эшкә урнаштыру буенча юл картасы расланды. Әлеге эшкә барлык муниципаль районнар да актив кушылды», - дип искәртте ул.

Министр урынбасары Чистай районын мисал итеп китерде. Анда узган ел уртасында эшсезлек дәрәҗәсе нибары 25,8 процент тәшкил иткән. Бүгенге көндә райондагы инвалидларның 34,3 проценты эш белән тәэмин ителгән.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада хезмәткә сәләтле яшьтәге 79,4 мең инвалид исәпләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100