Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда илкүләм проект кысаларында 38 яңа хастаханә һәм ФАП төзеләчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2025 елда Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында 38 яңа сәламәтлек саклау объекты, шул исәптән 34 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Моның өчен 420 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 128 миллионы – республика бюджетыннан. Бу хакта узган шимбәдә Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин әйтте.
Министр сүзләренчә, хәзер сәламәтлек саклау өлкәсендә 53 объект, шул исәптән 47 ФАП төзелеше бара. Объектларның өчесе – Казандагы кабул итү-диагностика бүлеге һәм ике поликлиника буенча әлегә килешү төзелмәгән. Алар сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел оешмаларын заманчалаштыру федераль программасы нигезендә төзеләчәк. Соңгы икесе буенча килешү 31 мартка кадәр төзелер дип көтелә.
Объектларның күбесендә эшләр тулы куәткә бара: 46 фельдшер-акушерлык пунктында эшләр 25 процентка, ә калган өч медицина оешмасында 19 процентка башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз