news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 17 мең әби һәм бабай диспансеризация уза алды

Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына диспансеризация үтәргә алып бару эше оештырылган. Ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 17,3 мең кешене махсус транспорт белән хастаханәләргә алып барып кайттылар инде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу эшне социаль хезмәткәрләр белән фельдшерлар оештыра. Алар медицина тикшерүе үтәргә барасы көн турында алдан кисәтә.

«Әби һәм бабайлар бер көн эчендә диспансеризация узып кайту мөмкинлегенә бик шат. Аларга транспорт эзлисе, юлга акча чыгарасы да юк. Иртән авыл фельдшеры каршы ала, кан басымын үлчи. Шофер машинага утырырга, иминлек каешын каптырырга булыша. Хастаханә ишек төбендә исә медицина персоналы көтеп тора», – дип сөйләде Менделеевскиның «Берег Надежды» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илсөяр Зыятдинова.

Мәсәлән, Менделеевскиның Үзәк район хастаханәсе шул рәвешле быел гыйнвардан 14 авыл җирлегендә гомер итүче 270тән артык гражданны кабул иткән. Ә Спас районында ел дәвамында 983 өлкән кешене медицина тикшерүе узарга алып барырга планлаштыралар. «Бүгенге көнгә инде 250ләп кешегә шундый хезмәт күрсәтелде», – дип хәбәр иттеләр «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә. «Тәтеш балкышы» үзәгендә дә атна саен 20 әби һәм бабайның диспансеризация үтүен әйттеләр. Социаль хезмәткәрләр һәм медицина персоналы өлкән яшьтәгеләргә игътибарлы булырга тырыша.

65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга диспансеризация «Өлкән буын» федераль проекты нигезендә үткәрелә. Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100