news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда илкүләм проектларга 29 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Акча социаль инфраструктура һәм юллар төзелешенә, уңайлы мохит булдыруга һәм су объектларын чистартуга тотылачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2022 елда федераль һәм республика бюджетларыннан 29,4 млрд сум юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федераль бюджеттан 19,1 млрд сум бүлеп биреләчәк, ә республика бюджетыннан 10,3 млрд сум социаль инфраструктура һәм юллар төзелешенә, уңайлы мохит булдыруга һәм су объектларын чистартуга тотылачак, диелә министрлык хәбәрендә.

Илкүләм проектлар кысаларында 2022 елда Казанда балалар бакчасы, ә Шилнәбаш авылында мәктәп төзеләчәк. Моннан тыш, Татарстандагы сәламәтлек саклау өлкәсенә караган 49 объект модернизацияләнәчәк һәм өч спорт объектында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре тәмамланачак.

Ә мәдәниятне үстерү өлкәсендә 12 мәдәни үзәк төзү һәм төзекләндерү планлаштырыла, уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру максатында 33 парк һәм сквер, шулай ук «Түбәтәй Тауэр» дип аталачак туристик инфраструктура төзекләндереләчәк.

Экологик хәлне яхшырту буенча илкүләм проект кысаларында агымдагы елда өч елга һәм бер буа чистарту, шулай ук Казанда биологик чистарту корылмалары төзү һәм Самосырово полигоны һәм ләм кырларын рекультивацияләүне дәвам итү планлаштырыла.

Искәртеп үтәбез, илдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда старт бирде. Коронавирус пандемиясе башланганнан соң, РФ Президенты Указы белән илкүләм максатларга ирешү срогы 2030 елга кадәр үзгәртелде. Төп максатлар буларак Россиялеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, уңайлы мохит булдыру, талантларны үстерү һәм аларның үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, хезмәт нәтиҗәлелеген һәм эшкуарларның табышларын арттыру кебек юнәлешләр танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100