news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла

Республикада барлыгы 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла.

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла
татар-информ архивы

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 8,2 миллиард сум акча билгеләнгән.

Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге 64 километр юл, ә Казан агломерациясендә — 106 километр, Чаллы агломерациясендә — 77 километр, Түбән Кама агломерациясендә 2 километр юл ремонтланачак.

Әлеге эшләр нәтиҗәсендә норматив таләпләргә җавап биргән төбәк юллары 47 процентка җитәчәк, ә нормага туры килгән шәһәр агломерацияләре юллары күрсәткече 81 процеттан артачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100