Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда ике йөзгә якын салым түләмәүченең машинасына арест салынган
Рейдлар нәтиҗәсендә машина хуҗалары барлыгы бер миллион сумнан артык салым әҗәтен түләгән.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин быел ике йөзгә якын салым түләмәүченең машинасына арест салынганын әйтте.
«Быел Татарстанда ике йөзгә якын салым түләмәүченең машинасына арест салынды. Машинасыз калу янаган кешеләр дәүләткә барлыгы бер миллион сумнан артык салым әҗәтен түләде. Алар арасында транспорт салымын вакытында түләмичә, 100-300 мең сум әҗәт җыйган кыйммәтле транспорт хуҗалары да бар иде», — диде Марат Сафиуллин Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Марат Сафиуллин сүзләренчә, салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә даими рәвештә атнасына берничә мәртәбә рейдлар уздыра. Ул гражданнарга транспорт салымнарын вакытында түләүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Алда хәбәр ителгәнчә, бүгенге көнгә татарстанлылар 2020 ел өчен исәпләнгән 8,1 млрд сум салымның 2,5 млрд сумын түләгән, тагын 5,6 млрд сум түлиселәре калган.1 декабрьгә кадәр физик затлар өч төрле милек салымы — транспорт, җир, күчемсез милек салымнары түләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз