news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч егерме тапкыр кимегән

Хезмәт хакын түләмәүгә каршы көрәш турында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Быел Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч егерме тапкыр кимегән
Михаил Захаров

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Ел башыннан Татарстан предприятиеләренең үз хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча бурычы 20 тапкыр – 100 млн сумнан якынча 5 млн сумга кадәр кимегән. Бу хакта журналистларга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Ел башына якынча 100 млн сум бурыч бар иде. Бүген урыннарда муниципаль комиссияләрнең һәм республика комиссиясенең (Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе – Т-и иск.) җайга салынган эше нәтиҗәсендә, без бурыч буенча 5 млн сум дәрәҗәсенә чыктык. Һәм, әлбәттә, бу – җайга салынган зур эш нәтиҗәсе», - дип сөйләде Зарипова.

Шул ук вакытта министр төрле тармакларда хезмәт өчен түләү дәрәҗәләре аермасы зур булуын белдерде. Бүгенге көндә нефть химиясе, эшкәртү сәнәгате һәм машина төзелешендә хезмәт хакы дәрәҗәсе урман хуҗалыгында һәм авыл хуҗалыгындагы хезмәт хакы дәрәҗәсеннән берничә тапкырга аерылып тора.

Зарипова сүзләренчә, хәзер Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе белән хезмәткә түләү дәрәҗәсен арттыру буенча эш алып бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100