news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда халыкның кеременә салым күбрәк җыелган

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 160,5 млрд сумга үтәлгән.

Быел Татарстанда халыкның кеременә салым күбрәк җыелган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанның тупланма бюджетына физик затларның кеременнән барлыгы 52 млрд сум күләмендә салым җыелган. Салым күләме үткән елга караганда 6,3 процентка арткан. Бу турыда бюджет үтәлешенә багышланган республика киңәшмәсендә билгеле булды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 9 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре турында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 210,4 млрд сум керем алынган. Шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр – 191,8 млрд сум, түләүсез керемнәр – 18,6 млрд сум.

Планның үтәлеше 73 процент тәшкил иткән. Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 160,5 млрд сумга үтәлгән. Җирле бюджетларның үз керемнәре барлыгы 31,3 млрд сум тәшкил итә.

Тугыз ай эчендә табышка салым 69,7 млрд сум күләмендә. Транспорт салымы 1,9 млрд сумнан гыйбарәт. Радик Гайзатуллин муниципалитетлар өчен җир салымы әһәмиятле булуын билгеләп узды. Ул 5,6 млрд сум күләмендә алынган.

2018 елның 9 аенда федераль бюджеттан 17,6 млрд сум кергән. Еллык планда 28,7 млрд сум күздә тотыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100