news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда «Георгий тасмасы» акциясе яңа форматта узачак

Республикага 600 мең данә Георгий тасмасы тапшырылган, аларны волонтерлар кибетләргә, ягулык салу станцияләренә һәм вокзалларга таратачак.

Быел Татарстанда «Георгий тасмасы» акциясе яңа форматта узачак
«Бердәм Россия» матбугат хезмәте

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» активистлары быел «Георгий тасмасы» акциясе форматын үзгәртә. Коронавирус таралу аркасында тасмаларны урамнарда өләшмәячәкләр, аларны волонтер үзәкләре, кибетләр, автозаправкалар һәм тимер юл вокзалларына бүлеп биргәннәр. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Партиянең волонтерлык үзәге хезмәткәрләре азык-төлек һәм дарулар сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә дә тасмалар тарата. Шулай ук үзәккә өлкән яшьтәге кешеләр антисептик һәм медицина битлеге сорап мөрәҗәгать итә. Дүшәмбедән башлап мөрәҗәгать ителгән әйберләр белән бергә Георгий тасмасы да алып киләчәкләр.

«Тасмаларны без азык-төлек җыелмалары белән бергә дә алып барабыз, Георгий тасмалары сораучыларга махсус алып киләбез. Мондый мөрәҗәгатьләр саны соңгы көннәрдә сизелерлек артты. Хәтта пандемия шартларында да күп кеше үзендә бәйрәмнең төп символы булуын тели», — дип сөйләде «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев.

Георгий тасмаларының бер өлеше тимер юл вокзалларына тапшырылган. Бүген кассирлар аларны шәһәр яны поездлары пассажирларына билетлар белән бергә бирә башлады. «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең Казан участогы башлыгы Али Вәлиев сүзләренчә, тасмалар вагоннарда электричкага билетлар сатып алучы пассажирларга да таратыла.

«Шунысы мөһим, без бу акциядә катнаша алабыз һәм шул рәвешле солдатларның батырлыгын истә тота алабыз», — диде Али Вәлиев.

Барлыгы республикага 600 мең данә Георгий тасмасы тапшырылды, аларны «Бердәм Россия» активистлары Татарстан халкына 9 майга кадәр таратырга ниятли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100