Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда газ белән агулануга бәйле 17 очрак теркәлгән, 5 кешенең гомере өзелгән
Рөстәм Миңнеханов янгыннарны һәм газ белән агулану очракларын кисәтүгә җитди игътибар бирергә кушты.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Бүген ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә республика территориясендә ис газы белән агулануга бәйле мәгълүматлар китерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рафис Хәбибуллин искәртеп үткәнчә, узган атнада Казанда һәм Әлмәттә ис газы белән агулануга бәйле ике очрак теркәлгән, аларда ике кеше (шуларның берсе – бала) зыян күргән. Мондый очракларның килеп чыгу сәбәбе – вентиляция, төтен чыга торган юлларның чүп-чар яки кар белән тыгылуы, шулай ук газ приборларын файдалану кагыйдәләрен бозу.
Мисал өчен, 2019 елның 6 мартына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында шундый 17 очрак теркәлгән. Тулаем алганда, әлеге чорда (ел башыннан алып 6 мартка кадәр) 5 кеше (шуларның өчесе – балалар) һәлак булган.
Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә катнашучылар һәм муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, янгыннарны һәм газ белән агулану очракларын кисәтүгә җитди игътибар бирергә кушты.
Киңәшмә барышында шулай ук йорт түбәсеннән кар һәм боз төшү очраклары турында да мәгълүматлар китерелде. Әйтик, ел башыннан алып шундый 3 очрак теркәлгән. Аларда 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе үлгән. Шуңа бәйле рәвештә ТР гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең тиешле боерыгы имзаланган, анда мондый очракларны булдырмауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар исемлеге китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз