news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда ел башыннан бирле 14 кеше суга батып үлгән

Белгечләр фикеренчә, тиеш булмаган урыннарда су коену, шулай ук исерек килеш суга керү аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Быел Татарстанда ел башыннан бирле 14 кеше суга батып үлгән
архив

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстанда ел башыннан бирле 14 кеше суга батып үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

“Статистика буенча карасак, тиеш булмаган урыннарда су коену, шулай ук исерек килеш суга керү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Быел су коену чорында җиде кеше суга батып үлде. Соңгы биш елдагы фаҗагилар санын карасак, динамика кимүгә таба бара. 2013 елда суга батып 185 кеше үлсә, 2018 елда 97 кешебезне югалттык”, - дип статистик мәгълүмат бирде ул.

Батучалар саны нигездә су коену чорына туры килә. Бу вакытта инспекторлар кешеләр ял итә торган урыннарда булалар, су коенырга ярамаган урыннарга белдерүләр язып эләләр, әңгәмәләр уздыралар. Инспектор балалар белән профилиатик чаралар уздырылуына басым ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100