Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда дүрт сырхауханә ачыла
Шулай ук, быел барлыгы 49 ФАП, республика программасы буенча 4 табиб амбулаторие, федераль программа буенча 2 табиб амбулаторие эшли башлаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда, сәламәтлек саклау системасында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында, дүрт сырхауханә ачыла.
Кичә Биектауда өч катлы яңа сырхауханә ачылды. «Шулай ук, быел Яшел Үзәндә, Минзәләдә, Әгерҗедә балалар сырхауханәсе ачыла», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.
Ул быел барлыгы 49 ФАП, республика программасы буенча 4 табиб амбулаторие, федераль программа буенча 2 табиб амбулаторие ачылуын әйтте.
Барлык объектлар төзелешенә якынча 2 млрд сумга якын акча сарыф ителгән, шул исәптән, федераль бюджеттан 1 млрд 346 млн сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз