news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда чит ил гражданнарының 360 җинаятьтә кулы уйнаган

Чит ил гражданнары үзләре җинаять корбаннары булган 206 факт теркәлгән

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның 10 ае эчендә Татарстанда чит ил гражданнары тарафыннан эшләнгән 360 җинаять теркәлгән. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Татарстан хокук саклау органнарының легаль булмаган миграциягә каршы тору юнәлешендәге эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә министрлыкның полиция участок вәкилләре эшчәнлеген һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гарәфиев хәбәр итте.

Җинаятьләр структурасында 50 процентны диярлек милеккә каршы җинаятьләр тәшкил итә – аларның саны 185, кеше гомере һәм сәламәтлегенә каршы 23, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 41 җинаять, ялган документлар ясауның 23 очрагы ачыкланган.

“Кеше гомере һәм сәламәтлегенә каршы җинаятьләр арасында 2 үтерү, 4 кыйнау, сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең 8, үтерү белән янауның 6, сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерүнең 2 һәм сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерүнең 1 очрагы теркәлгән. Шулай ук җенси кагылсызлыкка каршы 6, көчләү гамәлләре белән бәйле 4 һәм җенси азгынлык белән бәйле 4 җинаять ачыкланган”, - дип билгеләп узды Зөфәр Гарәфиев.

Милеккә каршы җинаятьләр структурасында караклык фактлары аеруча күп – аларның саны 83 һәм мошенниклыкка кагылышлы 66 җинаять теркәлгән.

Зөфәр Гарәфиев берничә мисал китереп узды. 2014 нче елның 1 июнендә 22 сәгатьтә Казанның Монтажная урамындагы кафеларның берсендә ир-атлар арасында нәфрәтле мөнәсәбәтләр аркасында сугышу башлана. 1978 нче елгы Әзәрбайҗан гражданы, шушы ук кафеның пешекчесе исерек халәттәге 1991 нче елгы Казан егетенә балта белән китереп суга. Күкрәге, боты, тезе җәрәхәтләнгән егет хастаханәгә озатыла.

2014 нче елның 28 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча “Үзәк” 3 нче полиция бүлегенә үзенең балигъ булмаган улына карата сексуаль характердагы азгын гамәлләр булуы хакындагы гаризасы белән 1988 нче елгы ханым мөрәҗәгать итә. Әлеге җинаятьне кылган өчен аның белән бергә яшәгән 1992 нче елгы Үзбәкстан гражданы тоткарланган. Ул Россиядә теркәлүсез яшәгән.

“Шул ук вакытта чит ил гражданнарының иминлеге мәсьәләләре дә актуаль. 2014 нче елда чит ил гражданнарына карата 206 җинаять кылынган, шул исәптән милеккә каршы 151, гомер һәм сәламәтлеккә каршы 37 җинаять теркәлгән”, - дип белдерде Зөфәр әфәнде. Мигрантларга мөнәсәбәттә булган җинаятьләргә дә ул мисаллар китерде.

2014 нче елның 8 июнендә төнге 1 сәгать 10 минутта Казанның Роторная урамы буенча кафеларның берсе янәшәсендә билгеле булмаган зат аек булмаган халәттәге 1970 нче елгы Төркия гражданының кәрәзле телефонын урлаган. 3 ноябрь көнне төнге 1 сәгать 40 минутта Дементьев урамындагы кафе янында билгеле булмаган затлар кинәт туган низаг барышында Үзбәкстан гражданын (теркәлүсез) һәм Таҗикстанның ике гражданын (теркәлү сроклары агымдагы елның 20 нче гыйнварында чыккан) металл тимерчыбыклар белән кыйнаган. Баш мие җәрәхәтләре алган зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган. Зөфәр Гарәфиев әйтүенчә, әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Җинаятьләр әлегә ачыкланмаган.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100