news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда былтыргыга караганда 1 млн тоннага кимрәк ашлык җыеп алганнар

Республика буенча барлыгы 3,7 млн тонна икмәк җыеп алынган.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, быел Татарстанда алдагы ел белән чагыштырганда 1 млн тоннага кимрәк ашлык җыеп алынган. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Дәүләт Советында узган утырышта шул хакта хәбәр итте.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында берничә мәсьәлә каралды. Республика буенча барлыгы 3,7 млн тонна икмәк җыелып амбарларга салынган. Ришат Хәбипов сүзләренчә, әле 87 мең га мәйданда кукуруз җыеп аласы бар. Уңышның бер өлеше бөртеккә китәчәк.

Министр урынбасары әлегә дым запасы ярлы булуын әйтте. "Көзге, кышкы явым-төшемнәр кирәк. Былтыр җыелган дым нәтиҗәсендә генә быел корылыкка каршы тора алдык дип саныйбыз", - диде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot