news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда ботулизмнан алты кеше үлгән

2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда ботулизм белән 65 кеше авырган, шуның алты очрагы үлемгә китергән (9,2 процент). Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Ботулизм – организмга азык белән кергән анаэроб бактерияләр агуыннан булган авыру. Ботулизм үзәк нерв системасын зарарлый. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәсәң, үлемгә китерә. 2021 елда ботулизмнан 148 кеше зыян күргән, шуларның 22 се үлем белән төгәлләнгән.

Роспотребнадзор өйдә консервацияләнгән ризык еш кына шушы авыруга сәбәпче булуын искәртә. Ботулизм чыганаклары кислород булмаганда гына яши ала. Шуңа күрә бу авыру белән герметик ябылган консервлар, өйдә әзерләнгән консервлар, ысланган әйберләр ашагач авырыйлар, азыкка һава кермәгәч, чир барлыкка килүгә уңай шартлар туа.

Ризыкның тышкы кыяфәте, тәме, исе дә үзгәрмәскә мөмкин, хәтта консервланган банканың капкачы да кабармаска мөмкин. Ботулизм споралары табигатьтә киң таралган: аларны суда, туфракта табалар, алар, үз чиратында, эшкәртелә торган азыкка эләгә.

Шуны истә тотарга кирәк: базарда яки очраклы гына кешеләрдән банкаларга консервланган ризык, ысланган ашамлыклар алырга ярамый. Еш кына сатарга әзерләнә торган ризыкны эшкәрткәндә һәм саклаганда, гигиена кагыйдәләре дә, температура режимы да үтәлми.

Бозыла, чери башлаган ризыкны консервларга, тоз, уксус күләмен киметергә, пар белән эшкәртү вакытын киметергә ярамый. Капкачы кабарган банкалардагы консервларны ашарга ярамый. Консервларны суыткычта яки базда гына сакларга кирәк.

Ысланган яки консервланган ризыкны ашагач, хәлегез начарайса, кичекмәстән табибка барыгыз. Ачылган консервлардагы калдык ризыкны ташламагыз, лаборатор тикшерүгә җибәрегез. Бу диагноз куярга һәм дөрес дәвалауны билгеләргә ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100