Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы уздырганда мәгълүмат иминлегенә аеруча игътибар биреләчәк
Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы уздырганда мәгълүмат иминлегенә аеруча игътибар биреләчәк
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Илдә Бердәм дәүләт имтиханы буенча барган экспериментка Татарстан 2004/2005 уку елыннан кушылган иде. Республика чыгарылыш сыйныф укучыларына ике дәүләт телендә имтихан тапшыру мөмкинлеге биргән бердәнбер төбәк булып кала.
Узган уку елында татар телендә эшләнгән контроль-үлчәү материалларына нигезләнеп уздырылган имтихан Татарстан күләмендә рәсми рәвештә Бердәм республика имтиханы дип йөртелә башлады. Быелгы чыгарылыш укучыларының 74 проценты Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханында катнашырга теләк белдергән. Шуларның 1090ы имтиханнарны татар телендә бирәчәк. Моннан тыш, узган еллар чыгарылышларыннан, училище, техникум тәмамлаучы 2760 кешедән Бердәм имтиханнарда катнашырга теләк белдергән гариза алынган. Быел Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнары математика, рус теле, татар теле, химия, биология, физика, Россия тарихы һәм җәмгыять белемнәре буенча уздырыла. Беренче имтихан татар теленнән иртәгә үтә. Ул иртәнге 10 да башланып, 3 сәгать дәвам итәчәк. Имтиханнарның чираттагысы 29 майда – рус теленнән. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар 16 июньдә тәмамлана. Ә югары уку йортына керергә теләүче узган еллардагы чыгарылышлар өчен имтиханнарның икенче дулкыны июль аенда уздырыла. «Башка төбәкләрдә имтихан 12-13 предметтан уздырыла. Укытучылар, ректорлар белән киңәшеп, киләсе елда без дә тагын берничә предмет өстәргә ниятлибез. Информатика, география, чит телләрне кертү әйбәт булыр иде», – ди ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов.
Министр фикеренчә, тестлар ярдәмендә укучылар белемен тикшерүне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен, берничә шартның үтәлүе мөһим. Имтиханнар вакытында мәгълүмат иминлеген саклау иң зур бурыч. Шуны күздә тотып, быел имтиханнар зур аудиторияләрдә уздырылачак. Бу юлы күзәтүчеләр саны да арттырыла. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, узган елларда укучыларга укытучылары, ата-аналары булышкан дигән сүзләр дә йөргән иде. «Бердәм имтихан тапшырган вакытта укучыга бер кеше дә якын килергә тиеш түгел. Балаларын югары уку йортына кертү теләге белән янган ата-ананың бер яктан, ярдәм итәргә тырышуын аңларга була. Тик безгә әле югары уку йортында ныклы белемлеләр генә укый ала дигән фикерне аңлату өчен вакыт кирәк. Җәмгыятьнең психологиясен үзгәртәсе бар», – ди министр.
Узган уку елында республикада бердәм имтихан алу буенча мәктәпләр, махсус һәм югары уку йортлары базасында 156 үзәк эшләгән. 395 педагог 52 меңнән артык эшкә бәя биргән. Конфликт комиссиясенә 800гә якын апелляция алынып, шуның 200дән артыгы канәгатьләндерелгән. Быел республика территориясендә 135 пункт эшләячәк. Укучыларның эшләрен махсус әзерлек үткән 622 эксперт (шуларның 100е – вуз һәм урта махсус уку йортлары мөгаллимнәре) тикшерәчәк. Имтихан нәтиҗәләрен тикшерүнең барлык этапларында ТР Дәүләт имтихан комиссиясенең вәкаләтле вәкилләре – 203 кеше катнашачак.
Шунысы игътибарга лаек, әлегә бердәм дәүләт (республика) имтиханыннан тыш, укучыларның белемнәрен тикшерүнең традицион формасы да саклана. Ә менә февраль аенда кабул ителгән «Бердәм дәүләт имтиханы» турындагы федераль закон нигезендә, 2009 елдан Бердәм дәүләт имтиханы эксперимент булудан туктап, чыгарылыш сыйныф укучылары белемен бәяләүнең бердәнбер формасы булып калачак. Шуңа күрә 2008 ел күчеш чоры дип игълан ителә. Бу вакытта Бердәм имтихан биреләчәк предметлар исемлеген төбәкләр төзеп, аны раслау өчен Фән һәм инновацияләр буенча Федераль агентлыкка җибәрәчәк. Министр урынбасары Людмила Ногманова законда каралган башка яңалыклар белән дә таныштырып узды. Киләсе елдан, Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыру турындагы таныклыкның гамәлдә булу вакыты 2 елга кадәр озыная. Армиядән кайтучы егетләр өчен, мәсәлән, хәрби хезмәткә киткәнче биргән бердәм имтихан нәтиҗәләре вузларга яки урта махсус уку йортларын кергәндә файдаланыла ала. Икенчедән, 2009 елдан башлап, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, югары уку йортларына керергә теләгән башка категория өчен дә БДИ бер вакытта уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз