news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак

Авыл бәйрәмнәре барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, 4 июльдә үткәрелә.

Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип искәртте.

Авыл Сабантуен Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Сабантуйның Чирмешән һәм Мамадыш районнарында үткәрелмәячәген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100