Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак
Авыл бәйрәмнәре барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, 4 июльдә үткәрелә.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип искәртте.
Авыл Сабантуен Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» Сабантуйның Чирмешән һәм Мамадыш районнарында үткәрелмәячәген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз