news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда барлык төп күрсәткечләр буенча үлем кимүе күзәтелә
Соңгы өч елда беренче тапкыр шеш авыруларыннан үлемнең 0,9 процентка кимүе күзәтелә.
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2016 елның 11 ае эчендә Татарстанда үлем күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Бу хакта журналистларга ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.
2016 елның 11 ае эчендә халыкның үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11,5 тәшкил иткән. Бу, 2015 елга караганда, 5 процентка түбән. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем 3,3 процентка кимегән (634 кешегә ким), аерым алганда миокард инфарктыннан - 9,4 процентка азрак (152 кешегә ким). Сулыш органнары авыруларыннан үлем 17,7 процентка түбән (үлүчеләр 301 гә ким). Ашкайнату органнары авыруларыннан үлем 20,1 процентка азрак (үлүчеләрнең саны 447 кешегә ким). Тышкы сәбәпләр аркасында үлем фактлары 9 процентка түбәнрәк. Туберкулездан вафат булучылар саны 22 процентка азрак (36 кешегә ким).
Соңгы өч елда беренче тапкыр шеш авыруларыннан үлемнең 0,9 процентка кимүе күзәтелә, шул исәптән яман шештән 1 процентка азрак. Быел, узган ел белән чагыштырганда, шеш авыруларыннан үлүчеләр 33кә ким. Яман шештән гомере өзелгән кешеләр 44 кә азрак. Министр моңа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2016 елның Онкологик авырулар елы дип игълан ителүе, аның кысаларында үткәрелгән диспансеризация йогынты ясавын билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2