news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда барлыгы 46 млн сум күләмендә ришвәт бирелгән һәм алынган

Ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанда ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган, аларның 44е - зур күләмдә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында уза торган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре ришвәт алу белән бәйле 168, ришвәт бирү белән бәйле 241 фактны ачыклаган. Ришвәтнең уртача суммасы 112 мең сум. Республика буенча барлыгы 46 млн сум күләмендә ришвәт алынган. Вазифаи затларга акча биреп үз морадына ирешергә омтылган 144 кеше хөкем ителгән. 632 вазифаи җинаять буенча эшләр судка юлланган. 

Коррупцион җинаятьләр өчен 267 кеше хөкем ителгән. Ринат Акчурин күчемсез дәүләт милке белән идарә өлкәсендә 348 җинаять теркәлгәнен әйтте. Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә 270, мәгариф тармагында 198 коррупцион җинаять ачыкланган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100