news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре уңышлы бара

Республиканың кайбер районнарында чәчкечләрне ремонтлау эшләре төгәлләнгән

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТРда быел авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре узган елдагы белән чагыштырганда алда бара. Республиканың кайбер районнарында чәчкечләрне ремонтлау эшләре төгәлләнгән инде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында белдерделәр.
13864 тракторның 7500е ремонтланган, ягъни 54 проценты дигән сүз, шул ук вакытта узган ел 49 процент булган. Бигрәк тә Кайбыч районында тракторларны ремонтлау эшләре уңышлы бара, анда бу төр техниканың 80 проценты әзер, ә Минзәләдә - 78 проценты, Сарманда – 77, Алабугада – 74.
7589 чәчкечнең 5795е ремонтланган, бу 78 процентны тәшкил итә. Узган ел чәчкечләрнең әзерлеге 72 процент булган. Актаныш, Әлмәт һәм Питрәч районнарында бу төр техниканы тулысынча әзерләп бетергәннәр. Шулай ук Баулы, Зәй һәм Минзәлә районнары да ремонт эшләрен төгәлләү алдында тора.
Быел ашлык суктыру комбайннарын ремонтлау тизләтелгән темпта бара. Узган ел бу вакытта аларның техник әзерлеге 29 процент тәшкил иткән, хәзер – 31 процент. Дисклы тырмаларның техник әзерлеге 57 процент тәшкил итә, узган ел –53 процент булган. Культиваторларның 84 проценты эшкә әзер, ә узган ел 77 процент тәшкил иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100