news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Агропромпарк төзелеше башланачак

Ул Казанның Совет районында, төгәлрәге башкалага Чаллы трассасы ягыннан керү урынында төзеләчәк

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел Татарстанда Агропромпарк төзелеше башланачак. Бу хакта бүген ел йомгаклары һәм 2010 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев җиткерде. Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Агропромпарк төзелеше 2010 елда комитет алдында торган мөһим бурычларның берсе булачак. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә товарларын үзләренә файдалы бәядән сату мөмкинлеге бирәчәк урын итеп уйланылган. Икенчедән, шәһәр халкына да биредә үтемле бәядән үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция сатып алырга юл ачыла. Шушы мәсьәләнең ике як өчен дә файдалы чишелешен табу нияте белән комитет фермерлар ассоциациясе белән берлектә паркны төзү концепциясен эшләгән.

Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, Агропромпарк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр,эшмәкәрләргә исәпләнгән заманча комплекс. Биредә эшмәкәрләр өчен барлык шартлар тудырыла. Сәүдә урыннары гына түгел, шушында ук санитар-ветеринар экспертиза лабораториясе дә, продукцияне беренчел һәм икенчел эшкәртү линияләре, төргәкләү цехлары һ.б. эшләячәк. Комплексның гомуми мәйданы 46 224 кв. метр булачак. Шуның 10 000 кв. метрын сәүдә мәйданнары, 15 шәр мең кв. метрын җитештерү мәйданнары һәм склад биналары алып торырга тиеш. 5200 кв. метр ял көннәре оештырыла торган ярминкәләргә бирелә.

Агропромпаркны Казанның Совет районында, төгәлрәге башкалага Чаллы трассасы ягыннан керү урынында төзергә уйлыйлар. Проектның гомуми бәясе 1600 млн. сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100