news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда ашыгыч ярдәм машиналары паркы яңартылачак

Республика бюджетыннан бу максатларга 865 млн сумга якын акча бүлеп бирелә.

Быел Татарстанда ашыгыч ярдәм машиналары паркы яңартылачак
архив

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме автопаркы яңартылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Бюджеттан бу максатларга 865 млн сумга якын акча бүлеп бирелә. «Бу халыкка медицина ярдәме күрсәтү үтемлелеге һәм күләмнәрен арттырачак, җитди авыруларны башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеге бирәчәк», - диде Песошин.

Аның сүзләренчә, 2018 елда сәламәтлек саклау системасы үсешенә 65 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 24 млрд сумы республиканың гомуми бюджетыннан.

Песошин сырхауханәләрне төзекләндерү һәм заманча җиһазлау буенча ике еллык эш тәмамланганын искәртте. 207 сырхауханәне капиталь ремонтлау өчен 7 млрд 800 млн сум акча тотылган. Ул авыл җирлегендә беренчел медицина ярдәме челтәрен үстерү кысаларында, 48 ФАП, 11 табиб амбулаторие төзелгәнен, 7 объектта капиталь ремонт үткәрелгәнен әйтте.

Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, югары технологияле медицина ярдәмен былтыр 22 меңнән артык кеше алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100