news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда арендага бирелә торган торак күләмнәре арта

165 торак йортны аренда нигезендә кулланышка кертү планлаштырыла.

Быел Татарстанда арендага бирелә торган торак күләмнәре арта
Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан “Арендалы торак” программасы буенча 766 фатирга исәпләнгән 165 торак йортны кулланышка кертү планлаштырыла. Бу хакта бүген фондның 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Актаныш районында - 8, Алексеевск районында - 1, Әлки районында - 10, Апас районында - 3, Баулыда - 2, Югары Ослан районында - 13, Алабугада - 20, Мамадыш районында - 13, Минзәләдә - 25, Яңа Чишмәдә - 5, Түбән Камада - 1, Саба районында - 39, Чирмешән районында 25 торак йортны аренда максатларында куллану күздә тотыла. Чагыштыру өчен:  2017 елда фонд тарафыннан 352 фатирны үз эченә алган 16 торак йорт файдалануга тапшырылган.

Башкаручы директор Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, Казанда исә әлегә арендага торак юк. “Арендалы торак институты ул – Казан кешесенә торак бирү ысулы түгел. Без бит белгечләр җәлеп итү максатын күздә тотабыз, алар торак проблемаларына дучар булырга тиеш түгел. Аренда белгечләргә вакыт ягыннан җайлашу һәм ияләшү мөмкинлеген бирә. Аренда институты - ул “акыллы башларны” җәлеп итү мөмкинлеге. Сәнәгать мәйданчыклары төзелә торган урыннарда кирәк ул”, - дип белдерде.

Яшәү өчен бәя фондның попечительләр советы карары нигезендә билгеләнә, аның буенча яшәү өчен түләү күләме базар шартларындагы аренда бәясенең 70 процентыннан артык була алмый. Хәзерге вакытта 1 кв. м өчен фонд билгеләгән аренда ставкалары түбәндәгечә: Казанда ул – 220 сум, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәттә – 140 сум, Татарстан районнарында 50 сумнан алып 70 сумга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100