news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда ана капиталы түләү өчен 13 миллиард сум акча сарыф итәргә ниятлиләр

Аналитик мәгълүматлардан күренгәнчә, 2020 елда Татарстанда 40 мең балага ана капиталы бирү күздә тотыла.

Быел Татарстанда ана капиталы түләү өчен 13 миллиард сум акча сарыф итәргә ниятлиләр
архив

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел Татарстанда ана капиталы түләү өчен 13 миллиард сумга якын акча сарыф итәргә ниятлиләр. Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова шулай дип белдерде.

«Оператив мәгълүматлар буенча, 2020 елда Татарстанда 40 мең бала туар дип көтелә, без аларга сертификатлар бирәчәкбез. Әлеге максатка федераль бюджеттан 13 миллиард сумга якын акча сарыф итү күздә тотыла», - дип искәртте спикер.

Ул узган елда Татарстанда ана капиталы бирү өчен федераль бюджеттан 9 миллиард сумга якын акча бүленүен әйтте.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайту һәм беренче бала туган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәге хакында белдергән иде. Шул хактагы закон 1 мартта имзаланды.

Илдә туучылар санын арттыру - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектындагы өстенлекле бурычларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100