news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда аграрийлар тарафыннан яңа технологияләр кертелгән

Быел яфрактан тукландыру ысулы, су һәм ашлама өчен эремә җайланмалары кулланыла.

Быел Татарстанда аграрийлар тарафыннан яңа технологияләр кертелгән
архив/Александр Эшкинин, Рамиль Гали

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда уңышны формалаштыру буенча яңа технологияләр кертелгән. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

“Төрле авыруларга, корткычларга каршы чаралар кабул итәбез, өстәмә тукландыру кулланабыз. Соңгы елларда динамика үсә бара, ун мең гектардан башлаган булсак, бүген инде 1,5 миллион гектар җир эшкәрттек. Яңалык буларак, яфрактан тукландыру кертелде һәм су һәм ашлама өчен эремә җайланмалар төзелде”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, җайланмадагы су чәчелгән мәйданга гербицид һәм фунгицид белән бергә сиптерелә. “Соңгы елларда республикада су җайланмалары төзелә башлады. Махсус җылы су сыекчаның катылыгы, аның кислоталылыгын исәпкә алып әзерләнә”, - диде Илдус Габдрахманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100