Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда әбиләр чуагы өч тапкыр булачак
Татарстанда әбиләр чуагының беренче дулкыны якынча 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк, әмма бераздан җылы һава торышы кайтачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«20 сентябрьдән башлап, плюс-минус бер көн, әбиләр чуагының икенче дулкыны көтелә, ләкин ул салкынрак булачак. Төнлә Татарстанның төньягында һәм көнчыгышында беренче кырау төшәргә мөмкин. Көндез температура 10 градус чамасы булачак», - диде ул.
Быел төбәктә әбиләр чуагы өч тапкыр киләчәк, дип саный синоптик.
«Хәзер беренче дулкын бара, аннары икенчесе булачак, өченчесе дә булуы мөмкин. Бу – быелгы көзнең үзенчәлеге», - дип ассызыклады Шувалов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз