news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 995 күпфатирлы йортка ремонт ясаячаклар

Республикада яшәүче 224 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту күздә тотыла.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Быел Татарстанда 995 күпфатирлы йортка ремонт ясаячаклар. Әлеге максатларга 6,1 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шуның 1,4 миллиарды – республика, 0,9 миллионга якыны муниципалитет бюджетларына туры килә, 3,8 миллиардтан артыгы — гражданнар күчергән акча. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Айрат Әбүзәров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Гомумән алганда, республикада яшәүче 224 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту күздә тотыла.

Планлаштырылган эшләр йортларның фасадын, түбәсен, канализация, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен, подъездларны төзекләндерүне үз эченә ала.

Программада Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан тыш, республиканың 43 муниципаль берәмлеге катнаша.

  • Узган елда Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча гомуми мәйданы 6,2 миллион квадрат метр тәшкил иткән 982 йорт төзекләндерелгән, бу максатларга 4,7 миллиард сум акча сарыф ителгән. 230 меңнән артык кешенең торак шартлары яхшыртылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100