Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде
Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка килде.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 2018 елда Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.
Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар, шулай ук урам тренажерлары, җылытылган кием алмаштыру бүлмәләре һәм 100 урынлык трибуналар белән хоккей кордлары барлыкка килде.
Ел ахырына кадәр җиһазландырылган 16 чаңгы базасын төзеп бетерү планлаштырыла.
2017 елда республикада 120 универсаль спорт мәйданчыгы, шул исәптән 20 хоккей мәйданчыгы һәм 11 чаңгы базасы төзелгән иде.
Татарстанда 2013 елдан башлап 791 спорт мәйданчыгы һәм 11 чаңгы базасы барлыкка килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз