Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда 8 меңнән артык кешегә талпан кадалган
Быел Татарстанның медицина оешмаларына, талпан кадалуга зарланып, 8084 кеше мөрәҗәгать иткән. 2021 елга караганда, бу күрсәткеч 1,6 тапкырга, уртача күпьеллык күрсәткечтән 1,3 мәртәбә күбрәк.
Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Урман бете кадалу очраклары, Апас районыннан кала, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән. Иң күп очрак Казанда (1949 очрак), Яр Чаллыда (1390 очрак), Әлмәттә (769 очрак).
1794 талпанны тикшерүгә җибәргәннәр: 558 бөҗәктә талпан боррелиозы ачыкланган (зыян күрүчеләрнең 31,1 проценты), вируслы талпан энцефалитын кузгаткыч матдәләр табылмаган.
Вируслы талпан энцефалитыннан прививка 3939 кешегә, шул исәптән 545 балага ясалган.
Роспотребнадзор вируслы энцефалит таралу куркынычы зур булган җирлекләргә баручыларга профилактика чараларын истә тотарга киңәш итә. Вакцинация курсын алдан уздыру зарур. Прививкалар арасында интервал – 5-7 ай, ким дигәндә, 1-2 ай. Вакцинация сәфәргә чыгар алдыннан ике атна алдан төгәлләнергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз