news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 70 инвалид үз эшен ачкан

“Инвалидлар шул юл белән мөмкинлекләре чикле башка кешеләрне дә эшле итә", ди министр Эльмира Зарипова.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада яшәүче 70 инвалид быел үз эшен ачкан. Бу хакта “Татар-информ” уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте. Матбугат конференциясе “Халыкара инвалидлар көне”нә багышланган иде.

“Мөмкинлекләре чикләнгән кеше үз эшен ачарга тели икән, үзенең бизнес-планын тәкъдим итә. Район башкарма комитеты комиссия җыеп, бизнес-план белән таныша. Комиссия составына мәшгульлек үзәге һәм районның икътисад блогы белгече керә. Булачак эшмәкәр ачарга теләгән эш район икътисадын үстерергә, тиешле кадрлар белән тәэмин ителергә һәм әлеге эшмәкәр эшләп чыгарачак продукциягә ихтыяҗ булырга тиеш.

Эльмира Зарипова инвалидлар ачкан эшләрнең мөһимлегенә дә басым ясап үтте. Теге яки бу өлкәдә үз эшен булдырган кеше, мөмкинлекләре чикле башка кешеләрне дә эш урыны белән тәэмин итә. Бу – файдалылык коэффициенты 2,5 тапкырга арта дигән сүз.
Моннан тыш, министрлык инвалидларның эш урыннарын җиһазландыруда да ярдәм итә. Моның өчен 72,9 мең сум субсидия бирелә. Шулай ук эш урыны белән тәэмин итүдә берникадәр чыгымнарны каплау өчен компенсацияләр түләнә.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда 24 мең инвалид эш белән тәэмин ителгән. Республикада хезмәткә яраклы яшьтә 80,2 мең инвалид яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100