Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда 69 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен махсус сертификатка ия булачак
Быел Татарстанда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен федераль һәм республика программасы буенча 69 гаилә махсус сертификатка ия булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.
Әлеге сертификат торак бәясенең 30-35 процентына кадәр өлешенә субсидия алу мөмкинлеген бирә. «Гаиләдәге бала санына карап, ул 600 мең сумнан 3,5 млн сумга кадәр була ала», – диде министр.
«2024 елда 41 муниципаль районда 84 гаилә барлыгы 132 млн сумлык шундый сертификат алды. Аның 100 млн сумы – республика бюджетыннан, 32 млн сумны былтыр Россия Федерациясе бюджетыннан алдык. 2025 елгы конкурста бу сертификатны 42 муниципаль берәмлектән 69 гаилә алачак. 2026 елга 450ләп гаилә торак шартларын яхшырту буенча чиратка басты. Федераль программа буенча финанслау тәэмин ителсә, киләсе елда 100ләп гаилә яңа фатирга күченер дип көтелә», – диде Ринат Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз