Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда 64 мең кеше прививкалардан баш тарткан
Бу сезонда гына да якынча 15 мең кеше прививкалар ясатмаган.
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда 2018 елның 9 ае эчендә прививкалардан 64 меңнән артык кеше баш тарткан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
“Бүгенге көндә Татарстанда 9 ай эчендә прививкалардан баш тарткан 64 777 кеше теркәлгән. Медицина берләшмәсе хезмәттәшләре белән эш дәвам итә.
Якынча 12 мең кеше вакцинациягә уңай яктан карый башлап, прививкалар ясатты. Халык прививкаларның кирәк икәнен аңламаса, бу хәлнең тискәре яклары килеп чыга башлаячак”, - диде Любовь Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз