news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 62 яшь гаилә яшьләр торак бәйгесендә җиңгән өчен фатир алачак

Бәйге гамәлдә булган 7 ел вакыт эчендә 217 җиңүче социаль ипотека буенча фатир алган.

Быел Татарстанда 62 яшь гаилә яшьләр торак бәйгесендә җиңгән өчен фатир алачак
Султан Исхаков

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 2019 елда яшьләр өчен социаль торак бәйгесендә җиңүчеләр социаль ипотека буенча 62 фатир алачак. ТР Социаль ипотека программасы буенча яшьләр торак бәйгесенең башкаручы директоры Наил Вяльшин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Ел саен бәйгенең 49 җиңүчесе ачыклана, алар социаль ипотека программасында катнашу хокукына ия була. Конкурс гамәлдә булган 7 ел вакыт эчендә 217 яшь активист ташламалы шартларда яңа фатир алган инде.

Бәйгедә җиңгән кеше 8 ноябрьгә кадәр Дәүләт торак фондында теркәлә һәм аңа шунда ук номер бирелә. Ул башлангыч исемлекләрдә 3 ел буе чиратта тормый, ә шәхси кабинетка керү хокукына ия була, 10 процент күләмендә тиешле суммада акча күчерә һәм Дәүләт торак фонды үткәргән бәйгедә катнашып, фатир сайлый ала.

Конкурста Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге (галимнәр – 35 яшькә хәтле) ТР яшьләр сәясәте лидерлары катнаша ала.

24 июньнән бәйгенең заявка кампаниясе башланды, ул агымдагы елның 27 августына кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның нәтиҗәләре 20 сентябрьгә хәтле билгеле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100