news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Быел Татарстанда 580 бала ятим һәм караучысыз калган
Шуларның 83 проценты - социаль ятимнәр
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген республика алдында торган төп бурыч – аналар, балалар һәм гаилә белән бәйле программаларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шулай дип белдерде. Балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бүген Халыкара балаларны яклау көнендә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе иде.
Бүген җәмәгатьчелекне социаль ятимлек проблемасы аеруча борчый. Айрат Зиннуров хәбәр итүенчә, агымдагы елның узган 5 аенда Татарстанда 580 бала ятим һәм караучысыз калган. Шуларның 99 ы әти-әнисен югалткан булса, калган 481 бала (ягъни 83 проценты) әти-әнисе исән булган килеш ятимлек ачысын татыган. Ни кызганыч, бүгенге җәмгыятьтә ата-аналарның үзләре гомер биргән балаларына каты мөгамәләсе, аларны тәрбияләргә теләмәү очраклары белән очрашырга туры килә. Шул сәбәпле, алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә. “Һәр балага да, кызганыч, үз гаиләсендә тәрбияләнү насыйп булмый. Аларга гаилә җылысын тудыру өчен республикада ятим һәм караучысыз калган балаларны башка гаиләләргә уллыкка, кызлыкка, опекага яки тәрбиягә бирү буенча максатчан эш алып барыла”, -ди министр урынбасары. Бүгенге көндә республикада чит гаиләләрдә шундый 10 756 бала тәрбияләнә. Чит төбәкләргә тәрбиягә алучылар да бар.
Ятимнәр өчен гаилә тәрбиясенең ролен күтәрү максатыннан, соңгы елларда республикада балалар йортлары саны киметелде. Узган 4 елда аларның саны 6 га кыскарган. Хәзер Татарстанда 12 балалар йорты һәм 2 махсус коррекция мәктәбендә 780 якын ятим һәм караучысыз калган бала тәрбияләнә.
Социаль ятимлекне профилактикалау чарасы буларак катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләүне көчәйтү, аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен хәйрия чаралары уздыру актив кулланыла. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” традицион акциясе шуларның берсе. Айрат Зиннуров белдергәнчә, узган ел шушы акция ярдәмендә беренче сыйныфка баручы 15 меңнән артык бала ярдәм алган. Министр урынбасары ассызыклаганча, балалар һәм гаилә проблемалары һәр көн зур игътибар, кичекмәстән чишелеш сорый. Бүген дәүләт тарафыннан аеруча катлаулы тормыш хәлендәге, шул исәптән инвалид, ятим, карваучысыз калган балаларга ярдәм итү системасының нәтиҗәлелеген тагын да күтәрергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot