news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 520 мең тонна ит җитештерү максаты куелган

Узга ел республикада 484 мең тонна ит җитештерелгән булган.

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан фермерларына 2017 елда 520 мең тонна ит җитештерү бурычы куела. Бу хакта бүген VI Бөтенроссия фермерлары форумында ТР авыл хуаҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, итнең 390 мең тоннасын КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерер дип көтелә. Йомыркаларга килгәндә, быел алар санын 1 млрд 565 млн данәгә җиткерү күздә тотыла.

Узган ел республикада 484,3 мең тонна ит, 1770,4 мең тонна сөт җитештергән. Шуларның 1207,6 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян фермер хуҗалыкларына туры килә.

Нәҗип Хаҗипов республикада җитештерелгән продукция Татарстан халкын тулысынча тәэмин итә һәм читкә дә чыгарыла, дип билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100