news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 46 мәктәп компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк

2022 елда Татарстанның 46 мәктәбе һәм 6 һөнәри белем бирү оешмасы «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Финанслау күләме 82 млн сумнан артык булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Алабуга» МИЗ территориясендә балалар өчен «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәген булдыру буенча эш алып барыла, дип искәрттеләр ведомствода.

Үзәктә студентлар «Кибергигиена һәм зур күләмле мәгълүмат белән эшләү», «Мобиль эшләнмә», «Системалы идарә итү», «Роботларны программалаштыру», «Python системасында программалаштыру» һәм башка юнәлешләр буенча гамәли күнекмәләр алачак. Белем бирү үзәгенең мәйданы мең квадрат метрдан артып китәчәк. Финанс ярдәме күләме 17 млн сумнан күбрәк тәшкил итә.

Шулай ук агымдагы елда Бөгелмәнең 2 нче лицее базасында Мәктәп технопаркы төзелә. Проектның бәясе 21 млн сумнан күбрәк булачак. Моннан тыш 2022 елда Әгерҗедә мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе һәм Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче интернат-мәктәбенең матди-техник базасы яңартылачак. Финанслау суммасы якынча 16 млн сум тәшкил итә.

Мәгариф министрлыгында искәртүләренчә, 2019-2021 елларда Татарстанда адаптацияләнгән гомуми белем бирү программалары буенча укыта торган 21 мәктәптә матди-техник база яңартылды. Технология, психолог, дефектолог, логопед, укыту кабинетлары һәм медиа киңлекләр җиһазландырылды.

Узган өч елда, 2019 елдан 2021 елга кадәр, цифрлы белем бирү мохите 136 мәгариф оешмасында гамәлгә кертелде. Моннан тыш, 2021 елда Казан шәһәре Вахитов районының 98нче татар-рус мәктәбе базасында беренче мәктәп кванториумы оештырылды.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100