news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак

Соңгы алты елда Татарстанда 461 ФАП төзелгән.

Быел Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак
Михаил Захаров

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты һәм ун табиб амбулаторие төзеләчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

Ул соңгы алты елда Татарстанда 461 ФАП һәм 23 табиб амбулаторие төзелгәнен билгеләп узды. Соңгы алты елда 1,5 мең тирәсе ФАП, 95 табиб амбулаторие һәм 18 участок хастаханәсе төзекләндерелгән.

Министр кадрлар белән тәэмин ителмәгән 24 ФАПка белгечләр җәлеп ителәчәген әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot