news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 44 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак

Быел шулай ук 11 табиб амбулаториясе файдалануга тапшырылачак.

Быел Татарстанда 44 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак
Султан Исхаков

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда сафка басарга тиешле 44 фельдшер-акушерлык пунктларының 33ендә халыкка хезмәт күрсәтелә. Калганнарын декабрь азагына кадәр төзеп бетерү ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Ул программаның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2012 елда гамәлгә кертелгәнен искәртте. Шул вакыттан бирле 2 меңнән артык сәламәтлек саклау объектында (ФАПларны да исәпкә алып) 1,98 млрд сумлык эшләр башкарылганын әйтте. Барлыгы 550 мең квадрат метр мәйданда төзү, төзекләндерү эшләре үткәрелгән.

“2012 елдан 2017 елга кадәр 412 ФАП, 14 табиб амбулаториясе сафка басты. Быел исә, 44 ФАП, 11 табиб амбулаториясе төзелде. Аларны кушып, республикадагы ФАПларның саны декабрь ахырына 456 га җитәчәк”, - диде Илшат Гыймаев.

Ул, шулай ук, быел республикада медицина тармагының беренчел звеносында 7 объектта капиталь ремонт һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итү эшләре башкарылганын билгеләп узды. 2018 елга каралган эшләрнең һәммәсенә 330 млн сум акча сарыф ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100