news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 34 процент кеше грипптан вакцинация юлы белән саклана

Прививканы 40 процент кешегә ясау планлаштырылган булган.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан халкының 34 проценты грипптан прививка ясаткан. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Кызганыч, эпидемия процессы таралуны тоткарлау өчен, планлаштырылган 40 процент күрсәткечкә җитә алмадык. Әмма бу да начар күрсәткеч түгел, шуңа күрә быел эпидемия артык зур булмас дип уйлыйбыз”, - диде ул.

Любовь Авдонина хәзерге вакытта вакцинация инде үткәрелмәвен, чөнки аның файдага түгел, ә зыянга булачагын билгеләп узды. Шул нисбәттән, башка чараларны тулысынча эшкә җигеп, ныклап сакланырга кирәклеген әйтте. Белгеч сүзләренә караганда, ОРВИ һәм грипп белән авыру әле тагын 6-8 атна вакыт дәвам итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100