news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 309 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк

Әлеге максатларга 373 миллион 231,9 мең сум акча каралган.

Быел Татарстанда 309 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Ятимнәр һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм балаларның яшәү урынына булган хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда торак бүлмәне наемга алу килешүе буенча 309 ятим баланы торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Әлеге максатларга 373 миллион 231,9 мең сум акча каралган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә шундый саннар китерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 65 торак бүлмә әзер инде. Ул тиешле органнар һәм ведомстволарга бу юнәлештәге эшне активлаштырырга кушты.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча гомуми мәйданы 154,2 мең квадрат метр тәшкил иткән 24 йорт файдалануга тапшырылган. Калган 107 күпфатирлы инвестицион торак йортның 50се – югары, 36сы – уртача, 21е түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүген 91 төзелеш компаниясе көче белән 235 күпфатирлы торак йорт сафка бастырыла.

2019 елда аерым категориягә караган гражданнарны торак белән тәэмин итү кысаларында 133 гаиләне йортлы итү күздә тотыла. Моңа 315 миллион 258,7 мең сум акча каралган. Аларның 35е – 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр. 7 мартка 24 күпбалалы гаиләгә 120 миллион 617 мең сумга сертификатлар рәсмиләштерелгән инде. Моннан тыш, 53 яшь гаиләне, шулай ук төньяктан күченеп кайтырга мәҗбүр булган кешеләрне һәм чернобыльчеләрне – 45 гражданны торак белән тәэмин итү күздә тотыла.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100