news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда 300 млн сумга якын үзара салым акчасы җыелган

Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзара салым акчасына кушып финанслау өчен 200 млн сум күләмендә өстәмә финанс чаралары бүлеп бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Быел Татарстанда 300 млн сумга якын үзара салым акчасы җыелган
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда халыктан 300 млн сумга якын үзара салым акчасы җыелган.

«Халыктан үзара салым акчасын җыеп, авыл җирлекләрендә яхшы социаль инфраструктура булдыру тәҗрибәсе киңкүләм кереп китте. Быел халыктан 296 млн сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган, республика бюджетыннан 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән», — диде ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин съезд утырышында. 

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзара салым акчасына кушып финанслау өчен 200 млн сум күләмендә өстәмә финанс чаралары бүлеп бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. 2013 елдан бу максатларга 6,5 млрд сум акча юнәлдерелгәнен әйтте.

Съезд утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot