news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 30 фермер грант акчасын кире дәүләткә кайтарырга мәҗбүр булган

Акчаны кире кайтаручылар, нигездә, 5 еллык эшчәнлеккә йөкләмә алып, вакытыннан алда ябылганнар, гранттан файдалану турында хисап тапшырмаганнар һәм проектларын тормышка ашырмаганнар.

Быел Татарстанда 30 фермер грант акчасын кире дәүләткә кайтарырга мәҗбүр булган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 1381 дәүләттән ярдәм алган фермерның 30ы акчаны кире бюджетка кайтарырга мәҗбүр булуын әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Пандемия шартларында эшләүнең хәзерге кыенлыкларын аңлап, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантны куллану шартларын бозучыларга да хаталарын төзәтү мөмкинлеге бирә, фермерлардан йөкләмәләр ала, алар белән килешүләр төзи. Бары тик иң өметсезләргә карата гына акчаны кире кайтару буенча претензия эшләре алып барабыз», — дип аңлатты вәзгыятьне Марат Җаббаров.

Акчаны кире кайтаручылар, нигездә, 5 еллык эшчәнлеккә йөкләмә алып,  вакытыннан алда ябылганнар, гранттан файдалану турында хисап тапшырмаганнар һәм проектларын тормышка ашырмаганнар.

«Кызганыч, Биектау, Сарман, Азнакай, Тукай, Мөслим, Теләче, Тәтеш, Питрәч районнары фермерлары арасында мошенниклык очраклары да булды», — диде министр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100