news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 24 хатын-кызда “сөт бизләрендәге яман шеш” табыла

Быелның I кварталында Татарстан Республикасында халыкка бушлай медицина ярдәмен күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыру кысаларында 147 мең хатын-кыз яман шеш авыруларына ц

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ” Ләйсән Әсәдуллина). Быелның I кварталында Татарстан Республикасында халыкка бушлай медицина ярдәмен күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыру кысаларында 147 мең хатын-кыз яман шеш авыруларына цитологик скрининг уза. Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә: 2365 хатын-кызда яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычы бар. 23 кешегә “аналык муентыгы шеше” дигән диагноз куела. Бу турыда бүген Казанда юан эчәктәге яман шешне кисәтүгә юнәлтелгән акция уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 2008-2010 елларда сөт бизләрендәге яман шешләрдән үлүчеләр санын киметүгә юнәлтелгән өлкә максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, быелның өч ай эчендә 2572 хатын-кыз тикшерелә. 3 кешегә кабат тикшерү узарга киңәш ителә. 126 хатын-кызның сөт бизләрендә яман булмаган шеш табыла. 24 хатын-кызга “сөт бизләре яман шеше” диагнозы куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100