news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 218 мең баланың җәйге ялы оештырылачак

Тормыш хәле авыр булган балалар өчен 16 мең юллама каралган.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстанда җәй көне ял итүчеләрнең саны 3610 кешегә арткан. Быел барлыгы 218 мең бала ялга җибәреләчәк. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. 2016 елгы җәйдә 215 мең бала ял иткән.

“Быел 54,5 мең кешегә тулысынча республика бюджеты акчасы хисабына юллама буенча ял оештыру планлаштырыла. Шул исәптән тормыш хәле авыр булган балалар өчен 16 мең юллама каралган”, – дип белдерде үзенең чыгышында министр.

Бүгенге көндә Татарстанда дистәләрчә балалар лагерьлары төзекләндерелә. Төп эшләр май уртасына кадәр башкарылган. Соңгы биш елда дәүләт карамагындагы лагерьларның 59 проценты төзекләндерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100